Азнакайда сабанчылар ярышты, печәнгә дә төштеләр

2016 елның 24 мае, сишәмбе

Ел саен сабанчылар ярышын уздыру Азнакай районында матур традициягә керде. Кояш көлеп, тургайлар сайраган  иң матур көннәрнең берендә “Марс” хуҗалыгында  сабанчылар ярышы узды.

–     Мондый ярышлар бик кирәк, – ди “Марс” хуҗалыгы хезмәткәре Илҗянур Нуриев.  (Ул кирәк икән тракторга утыра, кирәк икән сварщик. Кыскасы, мең төрле һөнәр иясе.) – Без монда башка хуҗалык тракторчылары белән сагынышып күрешәбез, тәҗрибә, яңалыклар белән уртаклашабыз. Әнә  “Чатыр тау” хуҗалыгында  “Беларусь” артына яңа төр тырма куйганнар. Үзе җиңел, матур эшләнгән, юеш булса да  тамырлар эләгеп уралмый,   кәсләрне дә әйбәт ваклый.

–     Чәчүләр беткәч,  менә шулай үз осталыкларыбызны күрсәтеп, рәхәтләнеп бер ял итеп алабыз, – дип сүзгә кушыла “Герой Кәримов Ф.Ш.” хуҗалыгының  тәҗрибәле механизаторы, елның-елында алдынгы урынны алып килүче    Рәис Гарипов.

Муниципаль район башлыгы ярышка старт биргәч, басу тракторлар гөрелтесенә  күмелде.  Төрле хуҗалыклардан килгән иң алдынгы механизаторлар көч сынаша бүген.

 Бераздан  болыннарга тансык  чалгы  кайраган тавыш таралды. Аннан чаҗ-чоҗ  печән чаба башладылар.

–     Эх, – дип куя Кәбир ага Закиров , – Җәйнең бөтен матурлыгы шушы чалгы чыңында бит аның. 

Ул яшь чакларын искә төшереп каерып-каерып чаба да башлады. Аның  артыннан бөтен җитәкчеләр дә  печән чабарга керештеләр. Бу безнең Азнакаебызда кергән матур традиция. Димәк, азнакайлылар печәнгә төште. Хәерле сәгатьтә!

              Нәсимә Фазлыева

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International