22 майда Азнакайда– праймериз утәчәк

2016 елның 18 мае, чәршәмбе

Шул уңайдан "Маяк" газетасы сораштыру үткәрде

    Газетабыз битләрендә “Бердәм Россия” партиясе 22 майда үткәрәчәк праймериз турында шактый язмалар бирелеп килде. Аларда алдан тавыш бирү тәртибе, санау участоклары, урыннарда барган очрашулар... – барсы хакында да мәгълүматлар яктыртылды. Бу юлы сүзне газета укучыларыбызның үзләренә бирергә булдык. Алар алдан тавыш бирү процедурасына ничек карый?

    Сәрия Хәкимова:

–Мин үзем авылда яшәүче пенсионер. Аңлавымча, сентябрьдә үтәчәк Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан оештырылган бу алдан тавыш бирүдә кандидатлар арасыннан иң лаеклыларын, көчлеләрен, вәгъдәсендә торырдайларын сайлап алырга тиешбез. Шулай кирәк булгач, сайларбыз, моңарчы бер ишетмәгән, белмәгән кандидатны сайлаганчы, ичмасам, аның хакында алдан белеп, кемлеген чамалап торасың, соңыннан, ышанычны акласа да, акламаса да, үзебезне гаепләрбез, яки канәгатьләнербез.

    Фәндүс Шаһиев:

–Кандидатлар арасында барган дебатларны газеталардан да укып, телетапшырулардан да карап бардым. Һәркайсының үз фикере, багланышы. Мин инде үземә берничәсен “аерып” куйдым, 22 майда санау участогына баргач, һич икеләнүсез тавышымны шуларга бирәчәкмен. Аларның миңа бүгенге көндә аеруча борчыган эшсезлек, авылны күтәрү проблемаларына битараф булмавы, төпле фикерләре ошады.

    Фәрит Исламов:

–“Маяк”тан санау участогыбызның адресыбыз буенча кайдалыгын укып белдем. Тавыш бирергә барырмын дип торам.

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International