Азнакай балалары икмәк заводына экскурсия ясадылар

2016 елның 18 мае, чәршәмбе

    Икмәк! Шулай дип авыз тутырып әйттең исә, тәмле исе белән борыннарны кытыклап, өсте алтынга манылган сыман сап-сары, күпереп пешкән ипи күз алдына килә.

    Татар халкы гомер-гомергә җир эшкәртү,  икмәк үстерү белән шөгыльләнгән. Чөнки икмәк – ил тоткасы ул, икмәктән башка тормыш юк. Аны олылап, безнең халык телендә күпме генә әйтемнәр, хикәяләр тумаган! “Икмәк – илебезнең төп байлыгы”, “Ил терәге – икмәк”, “Икмәкнең валчыгы да изге һәм кадерле” һ.б. Безнең 13 нче “Миләшкәй” балалар бакчасында икмәккә, игенче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү, “Икмәк” сүзенең олылыгын билгеләү, туган җиребезне яратырга өйрәтү максатында бик күп проектлар тормышка ашырыла. Агымдагы уку елында мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар ай дәвамында диярлек төрле чараларда катнашып, икмәкнең өстәлебезгә килгәнче нинди юллар үтүен белде. Ата-аналар белән берлектә аш-су китабы төзү, икмәк заводында булып, камыр ризыкларын әзерләү үзенчәлекләре белән танышу, тематик шигырьләр, әйтемнәр өйрәнү: болар башкарылган эшнең әле кечкенә бер өлеше генә. “Икмәк безнең табынга нинди юллар белән килә?” проектының йомгаклау көнендә бакчабызда зур бәйрәм оештырылды. Бу көнне балалар җыр-бию аша икмәккә, киң кырларда тир түгеп, мул уңыш үстерүче игенчеләребезгә дан җырлады. Һәр гаилә үзләре өйдә яратып әзерли торган камыр ризыкларын да пешереп алып килгән иде, бәйрәмнән соң балалар пироглар, тортлар белән сыйланды.

   Икмәк – илебезнең төп байлыгы. Әлеге әйтемнең мәгънәсен кечкендән аңлап үскән балалар, һичшиксез, икмәкнең кадерен белерләр.

 

Әлфия Кәримова, укытучы-логопед

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International