Азнакай боксчылары җиңүчеләр арасында

2016 елның 18 мае, чәршәмбе

   Физкультура һәм спортны үстерү соңгы елларда  район тормышында  өстенлекле юнәлешләрнең берсенә әверелде. Нәтиҗәсе дә куанычлы: Азнакай спортчылары  спортның  күп  төрләре – көрәш, хоккей, шорт-трек, бокс, гер күтәрү һ.б. буенча  республика гына түгел, илкүләм ярышларында катнашып,  призлы урыннарны алалар.

    Әлмәт шәһәрендә спорт мастеры М.М.Акчурин истәлегенә бокс буенча Бөтенроссия ярышларыннан да азнакай спортчылары зур җиңү яулап кайттылар. Киеренке көрәштә СССРның Атказанган тренеры Нияз Хәмидуллин кул астында шөгыльләнүче 8 нче мәктәп укучылары Радель Галиев һәм Искәндәр Сәгыйтов уз авырлык категорияләрендә – беренче, Игорь Павлычев икенче урыннарга лаек булдылар.

 

Рамил Фәттахов

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International