Быел халкыбызның милли бәйрәме Сабан туе авылларда һәм Актүбә бистәсендә 4 июньдә узачак, ә 5 июньдә - Азнакайда. Халкыбыз бу бәйрәмне элек-электән сабан эшләре тәмамлануга уздыра торган булган. Быел районыбызда Сабан туеның исеме җисеменә туры килеп тора, чөнки бик тиздән игенчеләребез сабан эшләрен тәмамлыйлар.