Тымытыклылар беркемне дә уздырмады

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

    Ел саен Ватан сакчылары көне алдыннан кышкы авыл спартакиадасы  үткәрү районыбызда күркәм традициягә әверелде. Быел ул Чалпы авыл җирлегендә узды.

– Спорт – ул сәламәтлек, физик яктан гына түгел, рухи чыныгу да бирә. Шунысы куанычлы, районыбызда спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр  артканнан-арта. Республика, нефтьчеләр ярдәме белән күпме яңа спорт биналары, мәйданчыклары калыкты. Азнакай спортчылары да сынатмыйлар, республика һәм Россия күләмендәге ярышларда һәрчак призлы урыннар яулыйлар. Без алар белән горурланабыз. Бүгенге спартакиада да спортка булган карашыбызны чагылдыручы бер чара, – дип сәламләде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин ярышта катнашучыларны.

Ул спорт үсешенә лаеклы өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Авыл җирлекләреннән килгән егермедән артык команда спортның 13 төре: кул көрәше, гер күтәрү, канат тарту, алкалы хоккей, воллейбол, мини-футбол, атыш, шахмат, шашка, өстәл теннисы, милли көрәш, утын кисү, чаңгыда узышу буенча көч сынашты.

– Авылыбызда яшьләр дә, өлкәннәр дә спорт белән яратып шөгыльләнә. Яшьләр үз көчләре белән волейбол, баскетбол, мини-футбол мәйданчыклары булдырдылар. Мәктәп ишек алдында бер дигән хоккей корты бар. Кызганыч, быел кыш җылы килү сәбәпле, балалар рәхәтләнеп уйный гына алмады. Спартакиада бишенче елын үткәрелә. Команда составы яңарып торуга карамастан, гел призлы урын алып киләбез,  – ди Тымытык авыл җирлеге башлыгы Айрат Фазлыев.

   Быел тымтыклылар беренчелекне яулады. Шашка буенча Рөстәм Шәйдуллинга, шахмат буенча Зөфәр Муллинга тиңнәр булмады. Ә Гамир Кәримов белән Элрад Әсхәбиев утын кискәндә кулларына күзләр иярмәде.

   Команда зачетында быел икенче урынны – Актүбә белән Әгерҗе, өченче урынны Чалпы авылы җирлекләре яулады.

Җиңүчеләргә спорт корылмалары бүләк ителәчәк.

 

Резеда ШӘРИПОВА

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

 

 

Азнакай район Советының матбугать хезмәте фоторепортажы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International