Азнакайның яңа микрорайонында мәдәни үзәк ачылды

2015 елның 28 декабре, дүшәмбе

Азнакайның көнчыгыш микрорайоны үзе бер шәһәрчеккә әверелеп бара. Соңгы елларда ул күзгә күренеп үсте, зурайды. Биредә заманча мәктәп, балалар бакчасы, мәчет, сәүдә үзәкләре, Яшьләр паркы, берсеннән-берсе зәвыклырак торак йортлар калыкты. 28 декабрьдә исә тагын бер мөһим социаль объект – яңа мәдәни үзәк сафка басты.

Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, “Татнефть” җәмгыяте генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары, Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев катнашты.

Район 2014 елда кече шәһәрләрдә күп функцияле мәдәни үзәкләр төзелеше буенча Россия күләмендәге конкурста грант откан иде. Төзелеш эшләре былтыр октябрьдә башланды. Һәм менә бер ел эчендә 1317 кв. метр мәйданда 120 урынлык трансформер кино, күргәзмә-бию заллары, иҗади остаханәләре, түгәрәкләр өчен кабинетлары булган ике катлы мәһәбәт бина халыкка ишекләрен ачты.

Аны төзү өчен 50 шәр млн сум акча федераль бюджеттан һәм республикадан бирелгән. Төзүчесе – «Евростиль» җәмгыяте. Аның җитәкчесе дә Азнакай районы Тымытык авылы егете, Чаллыдагы Азнакай якташлары җәмгыяте рәисе Илнар Гайсин.

– Микрорайонда 7 меңнән артык кеше яши, аларның күпчелеген яшьләр тәшкил итә. Шуңа күрә мәдәни үзәк бик кирәк иде һәм ул Яңа елга зур бүләк булды. Үзәк чын мәгънәсендә иҗат мәйданына әверелсен, рухи яктан баерга, гореф-гадәтләребезне, традицияләребезне буыннан-буынга тапшырырга ярдәм итсен, – дип муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин барлык азнакайлылар исеменнән республика җитәкчелегенә, һәр проектны гамәләгә ашыруда ярдәм итүче нефтьчеләргә һәм төзүчеләргә рәхмәтен белдерде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков зур вакыйга белән тәбрикләп, мәдәни үзәк директоры Гүзәл Николаевага 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

– Ел авыр булса да, Азнакайда бер-бер артлы яңа йортлар һәм социаль объектлар ачылып торды, эш урыннары булдырылды. Бүгенге федераль һәм республика программалары тормышыбызны күпкә уңайлырак итә. Азнакай районы Яңа елны зур «бишле»гә каршы ала, – диде ул.

Символик тасманы кискәннән соң кунаклар бина эченә уздылар. Биредә аларны Мәдәният йорты һәм балалар сәнгать мәктәбе каршында эшләүче иҗат коллективлары җыр-биюләре белән каршы алды.

– Утыз дүрт меңнән артык халкы булган шәһәр өчен бер генә Мәдәният йорты аз иде. Бу үзәктә өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә түгәрәкләр эшләячәк, иҗади күргәзмәләр оештырылачак. Районыбызда төрле милләт вәкилләре яши, алар өчен Дуслык йорты да булыр дип көтелә, – ди мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова.

Аннан соң Татарстан Республикасы Премьер-министры тагын бер грант җимеше – туган якны өйрәнү музеенда булды.

– Элекке бинасының мәйданы кечкенә булу сәбәпле, барлык экспозицияләрне  тулы күләмдә ачып салырга мөмкин түгел иде.  Район башкарма комитеты 2013 елда яңа бина төзү турында карар кабул итте. Без социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында катнашып, җиңү яуладык. Комплекс төзелешенә республика да, “Татнефть” җәмгыяте зур ярдәм итте. Музей халкыбызның барлык традицион һәм мәдәни мирасын туплаган тулы бер комплекс булачак, –  диде аның директоры Ирина Халикова.

Кунаклар республика программасы буенча һәм «Татнефть» җәмгыяте ярдәмендә төзелгән универсаль спорт комплексын да карадылар. Ул быел сентябрь башында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылган иде. Биредәге баскетбол, волейбол, мини-футбол, көрәш, бокс һәм тренажер заллары тулы көченә эшли.

Эшлекле визиты барышында алган тәэсирләре белән уртаклашып, Илдар Халиков районда социаль юнәлештә башкарылган эшләргә югары бәя бирде.

Резеда ШӘРИПОВА

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International