ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2018 ел
чәршәмбе

18 мартта 10.00 сәгатьтә Азнакай шәһәре Мәдәният йорты мәйданында кышны озату, язны каршылау – Нәүрүз бәйрәме үткәрелә. Азнакайлыларны һәм кунакларны театральләштерелгән тамаша, эстрада йолдызлары – якташларыбыз Данир Сабиров, юмор остасы Фирүз Назиров, Татарстан халыклары Ассамблеясының таҗиклар оешмасы концерты, кызыклы уеннар, майлы ботка, кайнар чәй һәм 9.00 сәгатьтән Сөембикә урамында авыл хуҗалыгы ярминкәсе көтә.

Азнакай нефтьчеләре 24 нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре белән  март ае барышында нефть табу һәм җитештерү үзәкләрендә янгынны алдан кисәтүче һәм  каршы торучанлыгын белдерүче җиһазларны тикшереп үттеләр.Тикшерүләрнең максаты  янгынны алдан кисәтүче һәм  каршы торучан җиһазларның торышын, объект күрсәткечләрен, янгынга каршы торучан махсус җайланмаларны барлап чыгу иде. Әлеге тикшерүләр аерым игътибар таләп иткән нефть сыешлыклары торган җитештерү үзәкләрендә, нефть эшкәртү өчен махсус җайланмаларда  һәлакәт булдырмау өчен бик тә мөһим. Янгынны алдан кисәтүче һәм  каршы торучан җиһазлар хәзерге заманда бик тә мөһим чимал булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International