ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2017 ел
җомга

Азнакай районының 10 март яңалыкларын тыңларга

Утны-суны кичкән, илебезгә Җиңү алып кайткан, аны якынайтуда тылда армый-талмый хезмәт куйган өлкәннәребез – районыбызның иң хөрмәтле, кадерле кешеләре. Алар белән горурланабыз һәм бу буыннан үрнәк алып яшибез. Районыбыз җитәкчелеге 90, 95, 100 яшен тутырган ветераннарыбызны юбилейлары белән үзләре янына – өйләренә барып котлый. Бу атна башы белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин дүрт райондашыбыз я нына барып (кайберләре авылда, төп нигезендә яши, юбилейларын бергәләп бәйрәм итәргә бу көннәрдә балалары үзләренә – Азнакайга алып килгән), аларны туган көннәре, истәлекле даталары уңаеннан котлап, күчтәнәчләрен тапшырды, изге теләкләрен ирештерде.

“Физик затлар өчен салым түләүчеләрнең шәхси кабинеты” интернет-сервисында теркәлүчеләр салым органнарына килеп йөрмичә генә 2016 ел өчен керемнәренә декларация ясый алалар.

Май чабу бәйрәменең үз матурлыгы, үз йолалары бар. Борынгы заманнардан бирле ул кышны озату тантанасы булып саналган. Май чабу үткәннән соң, суыклар инде ул кадәр үк куркытмый, кыш хәлсезләнә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International