«Безнең Татарстан» X Республика яшьләр форумы узачак

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

«Безнең Татарстан»  X Республика яшьләр форумы (алга таба – Форум) узачак.  Форум яшьләр өчен ел саен үткәрелә торган төп мәйданчык булып тора, анда һәр яшь кеше һәм команда, үз идеясен яки проектын тәкъдим итә һәм яклый, тормышка ашыру өчен фикердәшләр таба, иҗтимагый һәм дәүләт ярдәмен ала алалар.

Форум ел саен Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырыла. 2020 елда Форум 10 тематик мәйданчык буенча узачак:

 Алар: «Инновацияләр биләмәсе», «Архитектура биләмәсе» «Мәдәният һәм сәнгать биләмәсе», «Эшмәкәрлек биләмәсе», «Миһербанлылык биләмәсе», «Хәвефсезлек биләмәсе», «Спорт биләмәсе», «Кече Ватаным биләмәсе», «Татулык һәм фикер бедәмлеге биләмәсе», «Ситуацион элементлар Үзәге   биләмәсе”.

Яшьләрнең иң яхшы проектлары 300 мең сумга кадәр Грант белән якланачак, шулай ук яшьләр проектлары реестрына профильле министрлыклар һәм ведомстволар тарафыннан алга таба ярдәм итү һәм алып бару өчен кертеләчәк.

 

Форум берничә этапта үтәчәк. Заявкалар бирү чорында үз проектлары белән катнашучы яшьләр forumtatarstan.ru сайтында теркәлергә тиешләр. Әлеге этап нәтиҗәләреннән чыгып, форум дирекциясе бәйгенең читтән торып үткәрелүче этабында катнашачак проектларны ачыклый.

И ң уңышлы дип табылганнары федераль һәм Идел буе округы дәрәҗәсендә уздырыла торган «iВолга», «Таврида», «Балтика Артегы»... яшьләр форумнарында Татарстан данын якларга тиеш була.

X Республика яшьләр форумы нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, коммерцияле партнерлар, инвесторлар һәм Форумны оештыручылар тарафыннан алга таба ярдәм итү һәм алып бару өчен иң яхшы проектлар һәм яшьләр программалары сайлап алыначак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International