2019 елның 31 октябрендә гаилә иминлеге һәм көнкүреш җирлегендә конфликтларны профилактикалау мәсьәләләре буенча телефон «кайнар линиясе» ачылачак.
«Кайнар линия» телефоны буенча белгечләргә ата-аналарның балаларны тәрбияләү һәм карап тоту бурычларын тиешенчә үтәмәве, шулай ук гаилә әгъзаларының тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы хәлләр турында хәбәр итәргә мөмкин.
«Кайнар линия» телефоннары: (843) 236-00-71, 236-40-62.
Консультация вакыты: с 09.00 до 17.00.
Гражданнарга консультация бирәчәкләр: Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе вәкилләре, ТР буенча эчке эшләр министрлыгы, ТР Прокуратурасы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча Республика комиссиясе.