«Россия лидерлары»

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад Министрлыгы Сезне «Россия лидерлары» бөтенроссия идарәчеләр конкурсының өченче сезонын үткәрү турында хәбәр итә.

Конкурска Россиянең 55 яшькә кадәрге, идарә тәҗрибәсе булган теләсә кайсы гражданы мөрәҗәгать итә ала. Проектны тормышка ашыру барышында катнашучылар биремнәр үтиячәкләр һәм компетенцияләренә комплекслы бәяләү узачаклар.

Финалистлар 1 млн. сумлык грантлар алачак, аларны алга таба уку өчен куллана алачаклар. Җиңүчеләргә, ел дәвамында,  эре компанияләрнең топ-менеджерларыннан һәм илнең әйдәп баручы дәүләт эшлеклеләреннән шәхси карьера консультацияләре алу мөмкинлеге берелә. Конкурс буенча теркәлү һәм кирәкле мәгълүмат сайтта урнаштырылган: лидерыроссии.рф. Конкурста катнашу бушлай. Гаризаны 27 октябрьгә кадәр бирергә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International