Азнакай районы балалар иҗтимагый оешмалары форумы

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

14 сентябрь көнне «Солнышко» балалар сәламәтләндерү лагере базасында Азнакай районы Балалар иҗтимагый берләшмәләре Советының «Добросовет 2019» VI район мәгариф форумы булып узды. Форумда Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д.р. Гыйләҗев, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Л.М. Әхмәдишина, Азнакай районы Иҗтимагый советы әгъзалары, "Җиңү волонтерлары" Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Республика бүлеге җитәкчесе һәм белгече катнашты.
Форум кунаклары балалар хәрәкәте активистлары белән җәмгыять үсешендә иҗтимагый оешмаларның роле, ТР Иҗтимагый палатасы эшчәнлеге турында сөйләштеләр.  Форумда катнашучылар өчен тренинглар һәм мастер-класслар үткәрелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International