Азнакай каты көнкүреш калдыклары полигоны республикада иң яхшыларның берсе дип танылды.

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев, комитет каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Николай Борознов, «ГРИНТ» төбәк операторы вәкилләре катнашында Комиссия Лениногорск, Азнакай, Әлмәт һәм Бөгелмә районнарының каты көнкүреш калдыкларын күмү полигоннарында булды. 
Комиссия нәтиҗәләре буенча Азнакай полигоны республикада иң яхшыларның берсе дип танылды. » Азнакай районы полигонын бүген үрнәк дип атарга була", - дип ассызыклады коммуналь калдыкларны күмү объектларын карап чыгуга йомгак ясап, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев. Ул агымдагы елның сентябрь – октябрь айларында Азнакай полигоны базасында ККК белән эш итү операторлары җитәкчеләре һәм коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләләрен алып баручы район башкарма комитетлары белгечләре өчен күчмә семинар үткәрергә тәкъдим итте.
Азнакайда үрнәк полигон: бөтен периметр буенча киртәләр бар, чүп җыю өчен чүп – чар түгү өчен дезрасторлы ванналар бар һәм кулланыла, подъезд юллары асфальтланган, дип билгеләп үтте «ГРИНТ» ҖЧҖ төбәк операторы Светлана Ярлыченко.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International