18 июнь көнне «Мәдәни үзәк» МБУ мәйданында иҗади төркем мәктәп яны лагере балалары өчен «уен фантазияләре дөньясы»уен программасы үткәрде.
Чара башында балаларга табышмаклар әйтелде, соңыннан ике командага бүленеп төрле спорт эстафеталарында катнаштылар. Балалар үзләрен тату команда итеп хис иттеләр, бик зур энергия һәм уңай эмоцияләр алдылар!