Азнакай муниципаль районы территориясендә алкогольле продукцияне һәм тәмәке эшләнмәләрен законсыз сатуны ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара эшче төркем Татарстан Республикасы территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә законнарны бозу мәсьәләләре буенча гражданнар мөрәҗәгате өчен “Кайнар” телефон линиясе телефон номерларын искә төшерә.
7-30-07 - ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Азнакай муниципаль районындагы территориаль органы;
7-30-87, 02 - Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай муниципаль районы буенча бүлеге;
7-37-22 - Азнакай муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад, сәнәгать һәм сәүдә бүлеге.