Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары, педагоглар, әти-әниләр!

2019 елның 25 мае, шимбә

Сезне онытылмаслык Соңгы кыңгырау бәйрәме белән тәбрик итәм. Быел Азнакай районы мәктәпләрен 243 унберенче сыйныф укучысы тәмамлый.

Сез балачак иле белән хушлашып, олы тормыш юлына аяк басасыз. Алда җаваплы чор – дәүләт имтиханнары һәм һөнәр, димәк язмышыгызны сайлау. Сезгә уңышлар телим!
Мәктәптә алган белемнәрегез киләчәккә ныклы нигез булсын, хыял-максатларыгызга ирешергә булышсын! Без ышанабыз, сезнең яшьлек көчегез һәм егәрегез катлаулы бурычларны җиңеп чыгарга ярдәм итәр.
Тормышта нинди генә биек үрләр яуласагыз да, белем биргән мәктәбегезне, укытучыларыгызны онытмагыз!
Тынгысыз, тырыш, иҗади хезмәтләре өчен педагогларга һәм унбер ел буена мәктәпкә һәм балаларга терәк булган әти-әниләргә рәхмәтемне белдерәм.
Сез канат куеп очырган укучылар, тәрбияләгән балалар өметләрегезне акларлар, илебезнең лаеклы гражданнары булырлар дип ышанабыз.
Соңгы кыңгырау чыңы сезне яңа ачышларга, яңа үрләргә чакырып торсын!
Марсель ШӘЙДУЛЛИН, Азнакай муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International