Бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре игътибарына

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы коммерциячел  булмаган  бакчачылык   һәм яшелчәчелек   ширкәтләренә    шуны  хәбәр итә,  җир  асты  суларын  чыгару  максатында  байлыкларыннан  файдалануга  скважиналарны   лицензияләү  мәҗбүри процедура.  Су чыгару  скважинасына лицензия  алу  зарурлыгы  гамәлдәге  законнарда   (“Җир асты  байлыклары  турында” Россия  Федерациясе  законы, 21.02.1992 № 2395-1) беркетелгән.  Җир асты  байлыкларыннан   файдалану       лицензия  рәвешендәге  махсус  дәүләт  рөхсәте  белән  рәсмиләштерелә,  ә  җир  асты  суларын  чыгару  максатында  су  җыю   скважинасыннан  файдалану  җир  асты  байлыкларыннан  файдалануга  керә.  

Бүгенге  көндә  Татарстан  Республикасында  җир  асты  суларыннан  файдалану  максатында  җир  асты  байлыкларыннан  файдалану  хокукына  намуслы  файдаланучылар  тарафыннан    1217 лицензия  алынган. 

Коммерциячел  булмаган  бакчачылык  һәм (иясә) яшелчәчелек    ширкәтләрен хуҗалык-көнкүреш  суы  белән  тәэмин  итү  максатларында  җирле  әһәмияттәге  җир  асты  байлыкларыннан  файдалану  хокукын  алу  өчен  документлар  исемлеге   “Җир асты  байлыклары  турында” Татарстан  Республикасы Законының  35.8.2 статьясында (30.11.2018 №95-ТРЗ) билгеләнгән, болар:

1.Җир асты  байлыкларыннан  файдалану  хокукына  лицензия  бирүгә  гариза;

 2.Устав;

3. Юридик затларның  бердәм  дәүләт  реестрыннан  (Шәхси  эшкуарларның  бердәм  дәүләт  реестрыннан) өземтә;

4. Юридик затны  теркәү  турында  таныклык  күчермәсе; 

5. Мөрәҗәгать итүченең  салым  органында  исәпкә  куюлуы  турында  таныклык  күчермәсе, салым  түләүченең  идентификация  номерын  күрсәтеп; 

6. Салымнар  һәм җыемнар  түләү  буенча  бурыч  булу  яисә  булмау  турында  салым  органнарыннан  белешмә     (су  салымы    квартал саен  20  нче  числога  кадәр  түләнә);

7. Җир асты  байлыкларыннан  файдалануга  лицензия  бирү  өчен  дәүләт пошлинасы  түләү  турында  документ    (2020  елның  1  гыйнварыннан  үз көченә  керә   (ТР  Законының  2 статьясы,  3 пункты,  30.11.2018 №95-ТРЗ);

8. Файдалануга  бирелә  торган  җир әһәмияттәге  җир  асты  байлыклары  кишәрлегенең топографик    планы  күчермәсе  (өч  нөсхәдә);

9. Файдалануга  бирелә  торган  җир әһәмияттәге  җир  асты  байлыклары  кишәрлеге турында  мәгълүмат, анда  түбәндәге  белешмәләр  булырга  тиеш: 

- су  әзерләү  системасын  куллану  турында  белешмәләр   (булса);

- су  чыгару  схемасы,  җир  асты  байлыклары  кишәрлегендә  урнашкан скважиналарның  географик   координатлары;

- җир  асты  байлыклары  кишәрлегендә  урнашкан скважиналарның конструкцияләре һәм билгеләнеше  турында  белешмәләр;

- су  чыгару  корылмасын эксплуатацияләү режимының   тасвирламасы;

- чыгарыла  торган  җир  асты  суларының күләмен һәм сыйфатын  исәпкә  алу  һәм тикшереп  тору  чаралары  турында  белешмәләр    (булса);

- җир  асты  байлыклары  кишәрлегендә  кирәк  кадәр  күләмдә  җир  асты  суларын  чыгару мөмкинлеген  нигезләү.  

10. Су чыгару скважинасы  паспортының  күчермәсе;

11. Кирәк  кадәр  күләмдә  җир  асты  суларын  чыгаруны  исәпләү  һәм   нигезләү; 

12. Су объектының  санитар  кагыйдәләргә  туры  килүе һәм      кешеләр  өчен  имин куллану  шартларына туры  килүе - эчәргә  яраклы   булуы  турында  санитария-эпидемиология  бәяләмәсе  күчермәсе.  Су объектыннан  техник су  белән  тәэмин  максатында   өчен  куллану  өчен     – аттестацияләнгән лабораториянең лаборатор тикшерүләре  нигезендә  җир  асты  суларының  химик  составы  турында  белешмәләр. 

Әгәр 3 һәм 6 пунктларда  каралган документларны  мөрәҗәгать итүче  үз  инициативасы  белән  тапшырмаган  булса,  алар  җир  асты  байлыкларының  дәүләт  фонды  идарәсе  органы  тарафыннан  мөстәкыйль  рәвештә  соратып  алына.  Документларның  күчермәләре  билгеләнгән  тәртиптә  таныкланган  булырга  йә, аларның  оригиналлары  күрсәтелеп, 1  нөсхәдә түбәндәге  адрес буенча    Татарстан  Республикасы Экология  һәм табигать  ресурслары  министрлыгына  тапшырылырга  тиеш: Казан шәһәре, Павлюхин ур., 75, 314  каб.,  консультацияләр  өчен  телефон (843)267-68-68.

Пресс – служба Минсельхозпрода РТ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International