Район мәдәният йорты мәйданында кыш озату булды

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

16 март көнне район һәм шәһәр мәдәният сарае каршысында, кыш озату бәйрәме узды. Мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе, кайнар  коймаклар белән чәй эчүләр оештырылды. Мәдәният йорты коллективы тарафыннан, театрәлләштерелгән җырлы биюле тамаша күрсәтелде. Шулай ук тамашачылар өчен кызыклы уеннар, бәйгеләр уздырылды. Үзенең җылы  нурлары белән кояш та бәйрәмгә ямь өстәде. Әлеге кичәдә барлык азнакайлылар  мәдәният сарае артистларына артистларга кушылып җырлап, биеп, уеннарда катнашып, рәхәтләнеп күңел ачты,

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International