Иҗтимагый советның чираттагы утырышы

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

Бүгенге җәмгыятьтә сәламәтлекне саклау мәсьәләсе аеруча мөһим урынны алып тора. Сүз дә юк, әлеге өлкәдә проблемалар да бихисап һәм алар безнең җирлек өчен дә ят түгел.
Район иҗтимагый советы әгъзалары чираттагы утырышта аларның барысын да уртага салып сөйләште.
Әләм Хәнипов үзенең чыгышында поликлиникадагы чират, бушлай дарулар белән тәэмин итү, түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү мәсьәләләрен күтәрде.
Аларга район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов ачыклык кертеп үтте.
– Халык сәламәтлеге – төп байлыгыбыз, ул район иминлегенең, үсешенең төп нигезе булып тора. Сүз дә юк, медицина хезмәте күрсәтүдә әле хәл итәсе һәм безне тирәнтен борчыган мәсьәләләр дә күп. Без болар өстендә даими эшлибез, – диде җитәкче.
Утырышны дәвам итеп, Равил Газизов көнкүрештә биорезонанс технологияләрне куллану турында чыгыш ясады.
Ул дөньяда бөтен әйбер тибрәлештә, ди. Биорезонанс технология асылында тере организмның икенче амплитуда нигезендә үз тибрәлешен үзгәртә алу тора.
Равил Газизов тәкъдим иткән кечкенә матрицаларга, төренә карап, организмны тернәкләндерү, активлаштыру, саклау программалары “язылган”.
Ул автомобильләргә куелган матрица шоферның сәламәтлеген яхшырта, аварияләрдән саклый дип исәпли. Фермаларга куйсаң, сөт саву күләме 10 процентка арта, аларны басуларда куллану – уңышны арттыра дигән фикер дә бар.
Утырышта катнашучы район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов сырхауханәдә без бернинди тәҗрибә дә үткәрә алмыйбыз дип, аңа фәнни-тикшеренү институтларына мөрәҗәгать итәргә кушты.
Өлкән буын кешеләре Совет чорында ГТО нормаларын тапшыруны әле булса сагынып сөйли. Моннан дүрт ел элек РФ Президенты Владимир Путин ГТО системасын кире кайтару турындагы указга кул куйган иде. Шуннан алып районда бу юнәлештә нәтиҗәле эшчәнлек алып барыла. Бүген аны, яшь үзенчәлекләренә карап, олысы-кечесе тапшыра.
Сәламәтлек димәктән, ГТОны табибтан рөхсәт булганнар гына тапшыра ала. Район гомумбелем бирү мәктәпләрендә укучы 6574 баланың бүгенге көндә 1718е, ягъни 27 проценты ГТОдан азат ителгән. Кайбер авыл мәктәпләрендә бу сан хәтта 45 процентка җитә!
43 ел хезмәт дәверен балаларга белем бирүгә багышлаган Владимир Соколов Актүбәнең 2 нче мәктәбе буенча тулы анализ ясады. Биредәге 423 баланың 43 проценты табиблар тарафыннан ГТО тапшырырга яраксыз дип табылган.
– Элек гомуми белем бирү учреждениеләрендә, һөнәри уку йортларында, спорт оешмаларында ГТО нормалары тапшыру яшьләргә патриотик тәрбия бирү системасының нигезен тәшкил итә иде, – диде укытучы һәм белешмәләр бирү тәртибен кире карарга кирәк дигән фикерен җиткерде.
Бездә иҗтимагый оешмалар хакимият белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә тора. Биредә күтәрелгән мөһим сораулар республика дәрәҗәсендә дә карала. Район иҗтимагый советы рәисе урынбасары Лилия Әхмәдишина үзенең чыгышында иҗтимагый оешмалар форумына әзерлек мәсьәләсенә дә тукталып үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International