Азнакай шәһәр прокуратурасы 31 яшьлек ир-атка карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Ул хакимият вәкиленә карата көч куллануда гаепләнә.
Агымдагы елның июлендә ул машинасын ярамаган урында калдыра. Автомобильне эвакуаторга салганда ир кеше каршылык күрсәтә һәм кисәтү ясаган хокук сакчысының битенә сугып җибәрә. Хөкем ителүче үзенең гаебен тулысынча таный.
Суд тарафыннан ул 20 мең сум күләмендә штрафка тартыла.
Карар әлегә үз көченә кермәгән.