Минималь хезмәт хакы турында

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

2018 елның 7 мартында кабул ителгән Федераль закон нигезендә, 2018 елның 1 маеннан  минималь хезмәт хакы 11 163 сум күләмендә билгеләнде. Эш бирүчеләр тулысы белән  эш вакыты һәм хезмәт нормасын (хезмәт вазыйфаларын) үтәгән хезмәткәрләрне күрсәтелгән минималь хезмәт хакы суммасыннан ким булмаган күләмдә айлык хезмәт хакы (оклад, тариф ставкасы,премия, өстәмә  һәм башка  түләүләр кебек төп өлешләре белән берлектә, сумнарда күздә тотыла) белән тәэмин итәргә тиеш.

Закон тарафыннан кабул ителгән минималь размердан ким булган хезмәт хакы түләү мөмкинлеген тудырган эш бирүчеләр Россия Федерациясе Хезмәт кодексының административ хокук бозулар турындагы 5.27 маддәсе нигезендә, административ җаваплылыкка тартылалар. 

Хезмәт хакын минималь размердан түбән күләмдә алуга кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итү өчен “кайнар линия” телефон номерлары:

7-57-90 - Татарстан Республикасынын хезмәт, халыкны эш белән тәэмин иту һәм социаль яклау министрлыгы «Азнакай шәһәренең халыкны эш белән тәэмин иту узәге» дәуләт казна учреждениясе,

- 7-37-22 – Азнакай муниципаль районның башкарма комитетының икътисад, сәнәгать һәм сәүдә бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International