Шәһәребездәге ачык бассейн яраттырып өлгерде.

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

Шәһәребездәге ачык бассейн өр-яңа сулыш алып инде бик күпләрне үзенә тартып, яраттырып өлгерде.

Бассейн европа технологиясендә эшләнгән, аның җиһазланышына гына да 22 миллион сум акча тотылган. Ә инде тулаем чыгымнар 60 миллионлап тәшкил итә. 10 насос эшләп, суы даими чистартылганга, төбе күренеп торган ачык зәңгәр төстә ул, җылылыгы да тән өчен оптималь градуста. Ә инде балалар өчен булганында җылыткыч та куелган.

Бассейн иртәнге уннан кичке сигезгә кадәр эшли. Ә кичке сигездән иртәнге унга кадәр анда сак оештырылачак, территориягә керү тыела.
Суга комлы килеш керергә ярамый, комны юар өчен душ кабиналары, шулай ук киенү-чишенү бүлмәләре, заманча бәдрәфләр, чүп савытлары бар. Алга таба саклык камералары да урнаштыру планлаштырыла. Ә велосипедларны сак йозагына бикләп кую өчен җиһаз куелган инде.
Тәртип саклау максатларында территория видеокамералар аша да күзәтелә, шулай ук полиция, ирекле халык дружинасы рейдлар оештырачак.
Бассейнда спиртлы эчемлекләр куллану, исерек килеш суга керү катгый тыела.
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International