Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары, педагоглар, әти-әниләр!

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары, педагоглар, әти-әниләр!
Сезне Соңгы кыңгырау бәйрәме белән ихластан котлыйм.
Быел районыбыз мәктәпләрен 253 укучы тәмамлый. Сез олы тормыш юлына аяк басасыз. Алда катлаулы имтиханнар көтә. Алган белемнәрегез аларны уңышлы тапшырырга ярдәм итәр. Нинди генә һөнәр сайласагыз да, илебезнең лаеклы гражданнары, туган җиребезнең чын патриотлары булырсыз дип ышанабыз. Унбер ел дәвамында бар йөрәк җылысын салып, белем һәм тәрбия биргән, авырлыкларны җиңәргә өйрәткән остазларыгызны онытмагыз!
Киләчәктә сезгә уңышлар, ныклы сәламәтлек, якты уй-хыялларыгызның тормышка ашуын телим. Хәерле юллар!
Марсель ШӘЙДУЛЛИН, Азнакай муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International