Азнакай нефтьчеләре янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә буйсынуны көчәйтә

2018 елның 20 апреле, җомга

Җир өстен каплаган кар өемнәре эреп, аның астында качып калган былтыргы кипкән үләннәр янгынга бер дигән чыганак. Янган кибеп беткән үләннәр тирә якка куркыныч янап урманнарга да таралырга мөмкин, урман киңлекләрендә, кырларда урнашкан нефть эшкәртү һәм әзерләү тармакларына да ялкын зыян салырга ихтимал. Нефть тармакларына, табигать китереп чыгарган афәтләр (кипкән үләннәр, әрәмәлекләр, урманнар яну), янгын куркынычы янаган язгы чорда төрле вакыйгаларга да әзер булып янгынга каршы төрле эшләр алып барырга кирәк.

         16 нчы апрельдә “Азнакайнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе башлыгы Марат Зәләтов боерыгы буенча, нефть объектларында табигать китереп чыгарган афәтләргә каршы әлеге  әзерлек башланды дияргә була. Оешмалар белән гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуга каршы торучан хезмәт ияләре арасында килешүчәнлек, 24 нче янгын сүндерү бүлеге дә урман хуҗалыгы идарәсе белән бер сүзгә килеп, тирә юньнне коры үләннәрдән, әрәмәлектән, барлык чүп-чарлардан, янып китүчән башка чүпләрдән арынырга дигән таләпләр куештылар, һәм дә урман, кырлар  буйларында учак ягуны тыюны белдерүче аншлаглар, белдерүләр куеп чыктылар.

         Янгын сүндерүчеләрнең дә янгын сүндерү өчен кирәк булган барлык җиһазлары булуы алдан хәстәрләнде, эшче персоналларга оешмаларда һәм урманнарда гадәттән тыш килеп чыккан янгынга каршы, аның куркынычсызлыгыа багышланаган инструктаж алып барылды. Штаттан тыш  янгынга каршы торучы формированияләр белән төрле ысулларга укытып ялкынны сүндерү буенча күнекмәләр үткәрелде. Янгын куркынычы янаган элеге ел фасылында хезмәт саклау һәм 24 нче янгын сүндерү бүлегенә, янгын куркынычсызлын аерым игътибар биреп һәм аңа буйсынуны тагын да көчәйтергә туры киләчәк. “Витязь” патрульләренә дә нефть табу урыннары булган барлык җирлекләрне саклау таләп ителә. Барлык хезмәт ияләренә дә нефть чыганагы булган урыннарны янгын дигән афәттән сакларга, килеп чыккан вакытта өлгер һәм төгәл генә эш итеп янгынны сүндерер өчен барлык алымнарны да кулланырга киңәш ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International