Халыкара хатын-кызлар көне белән!

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

Безнең кадерле, ягымлы хатын-кызларыбыз! Сезне язның иң якты бәйрәмнәренең берсе – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелемнән тәбрик итәм. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә матурлык, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба. Күпләрегезнең бала тәрбияләү, йорттагы проблемаларны хәл итү кебек җаваплы вазифа башкару белән беррәттән һөнәри эшчәнлектә дә сизелерлек уңышларга ирешүе, җәмәгать эше башкарырга да вакыт һәм көч табуы аеруча мактауга, хөрмәт-ихтирамга лаек. Хатын-кыз ветераннарыбыз, сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре, сугыш ветераннары толлары – барлык өлкән буын хатын-кызларыбыз алдында аеруча зур рәхмәт хисе белән башыбызны түбән иябез.Сөекле хатын-кызлар! Безне яратуыгыз, бетмәс-төкәнмәс түземлегегез, балаларыбызны наз, игътибар һәм мәхәббәт белән чолгап алуыгыз, гаилә учагының җылысын саклап тотуыгыз һәм йортларыбызда ямьле, рәхәт мохит тудыруыгыз, һәрвакытта да татулыкка һәм изгелеккә омтылуыгыз өчен ихлас күңелдән сезгә рәхмәтләребезне белдерәм. Яз башы сезгә бәхет-шатлыклар һәм уңышлар, яхшыга өмет-ышаныч, гаиләләрегезгә тынычлык һәм татулык алып килсен, хатын-кызларга гына хас күркәм, асыл сыйфатларыгыз белән безне гел сокландырып торыгыз. Барлык изге уй-хыялларыгыз тормышка ашсын! Сөеп-сөелеп яшәгез, бәхетле булыгыз!

Марсель ШӘЙДУЛЛИН, Азнакай муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International