Ватан сакчылары көне белән!

2018 елның 23 феврале, җомга

Хөрмәтле азнакайлылар! Кадерле ветераннарыбыз, ил алдында изге бурычларын үтәгән һәм бүгенге көндә тынычлык сагында торган ир-егетләребез! Сезнең барчагызны да Ватан сакчылары көне һәм Кызыл Армиягә 100 ел тулу белән ихластан тәбрик итәм!
Туган илне саклау, хәрби хезмәт үтү бездә һәр ир-егетнең изге бурычы санала. Ә инде аны һөнәре, тормыш мәгънәсе итеп сайлаганнар халык арасында аеруча хөрмәтле.
Без бүген Бөек Ватан сугышында тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән ветераннарыбыз алдында хөрмәт белән баш иябез, туган илне саклап, интернациональ бурычларын үтәп шәһит киткән якташларыбызның якты истәлекләрен яңартабыз.
Бабайлары, әтиләре үрнәгендә районыбызның хәзерге буын яшьләре хәрби бурычларын намус белән үтәп кайталар. Алар хакында хәрби частьлардан без бары тик мактау сүзләре язылган Рәхмәт хатлары гына алабыз, егетләребез белән чын мәгънәсендә горурланабыз.
Ватан сакчылары көне белән котлап, сезнең барчагызга да сәламәтлек, рухи көч, гаилә бәхете, шатлык-куанычлар һәм ил-көннәребезнең тыныч, имин, күгебезнең аяз булуын телим!
Марсель ШӘЙДУЛЛИН, Азнакай муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International