Йорт хайваннарының да үз законы бар

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

“Татарстан Республикасында йорт хайваннарын тотуның аерым мәсьәләләре турында” закон йорт хайваннарын тотуның төп принципларын һәм шартларын, аларны урамда йөртү кагыйдәләрен, хуҗаларның хокукларын билгели.
Ихатада эт тоткан очракта, ул тирә-яктагыларның куркынычсызлыгын тәэмин итә торган бәйдә яисә вольерда булырга тиеш. Җир участогы чикләре эт мөстәкыйль рәвештә чыга алмаслык итеп киртәләнгән очракта, йорт хайванын җибәрү рөхсәт ителә. Ихатада эте булган кеше кергән җиргә кисәтү язуы урнаштырырга да тиеш.
Закон тарафыннан эт хуҗаларына карата бурычлар да билгеләнгән: тынлыкны һәм гражданнар тынычлыгын бозмаска, йорт хайванын тотканда аларның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә; гомуми милектә булган территорияләрне һәм мәйданнарны хайваннары тарафыннан пычратуга юл куймаска һ.б. Аннан үзең асраган эттән болай гына баш тартырга да ярамый. Без аңа яңа хуҗа табарга яисә аны хайваннарны вакытлыча тоту пунктына тапшырырга тиеш.
Законны белмәү аны үтәүдән һәм җаваплылыктан азат итмәгәнлекне истән чыгармыйк, җәмәгать!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International