2018 нче елның 18 февраль, 26-28 февраль көннәрендә Азнакай шәһәрендә «Созвездие-Йолдызлык-2018» XVIII Ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең сайлап алу туры һәм зона этабы үтәчәк.
Республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале «Созвездие-Йолдызлык-2018» Татарстан яшьләренең иҗатын тормышка ашыруга зур этәргеч булып тора.
Фестивальнең зона этабында Азнакай, Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Баулы, Ютазы районнарыннан яшь талантлар көч сынашачак.
18 февраль көнне Азнакай район һәм шәһәр мәдәният сараенда узачак сайлап алу турында барлык катнашырга теләүчеләрне чакырып калабыз. Фестивальнең зона этабы Мәдәният сараенда 26 февральдә 9:00 сәгатьтә һәм 27 февральдә 10:00 сәгатьтә, ә Гала-концерт 28 февральдә узачак.