Татшуганга имамнар җыелып сөйләште

2018 елның 2 феврале, җомга

Бүген районыбыз авыллары имамнары, җитәкчеләр Татшуган авылында булып, анда халыкның һәм иҗтимагый оешламаларның бердәм эшләү үрнәген өйрәнделәр.

— Мәчет — һәр авылның яшәү учагы ул. Дин, урындагы хакимият вәкилләре, мәгариф учреждениеләре бергәләп эшләргә тиеш, чөнки аларны уртак максат берләштерә. Ул — яшьләрдә намуслылык, игелеклелек тәрбияләү, – диде район башлыгы очрашу барышында.

Сүз дә юк, бүген авылда нинди генә эш башкарылса да, җитәкчелек авылдашлары ярдәменә таяна.

Юкка гына авыл җирлеге башлыгы Гөлсинә Мияссәрова да:

– Без кайгыда, шатлыкта да бердәм, – дип әйтми торгандыр.

Узган ел мәчеттә зур төзекләндерү эшләре алып барылган.

– Идәннәрне, түшәмнәрне яңарттык, – ди Татшуган авылы имамы Равил хәзрәт. – Бу эшләрдән авылдашлар да, читтә яшәүче якташларыбыз да читтә калмады.

Мәдәният йортында узган сөйләшүдән соң кунаклар авыл мәчетендә оештырылган мул табын артында Коръән аятьләре, вәгазьләр тыңлады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International