Ленинград блокадасы өзелүгә 74 ел

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

900 көн һәм төнгә сузылган блокада вакытында дошман шәһәргә 150 мең снаряд, 102 мең яндыргыч бомба һәм 5 мең чамасы фугас – зур җимергеч көчкә ия бомба ташлый. Блокада чорында шәһәр 1 млн чамасы югалтуларга дучар була, күп кеше ачтан үлә. Халык ополчениесе һәм регуляр гаскәрләр, шәһәрнең оборона комитеты җитәкчелегендә, дошманга каршы оешкан төстә көрәшә. 1941 елның 22 ноябрендә Ладога күле бозы аша Ленинградка ярдәм килә. Боз өстеннән үткән әлеге юл «Тормыш юлы» дип атала.

 Районыбыздан да Ленинград блокадасында бик күп кеше катнашкан, күпләре яу кырында ятып калган. Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар  рухлары алдында хөрмәт белән баш иябез, күңелләрдә истәлекләрен яңартабыз. Сугыштан исән-имин кайтып, районны үстерүдә үз өлешен керткән ветераннарыбызның да арабызда инде күбесе юк. Ленинград өчен барган сугышларда катнашканнарның бүгенге көндә нибары икесе исән. Алар: Вагыйз Әминов, Шамил Усманов. Фашизмга каршы көрәштә үзен аямаган, илебезгә азатлык яулаган ветераннарыбызга хөрмәт һәм дан!  Азнакай шәһәрендә яшәүче Римма Усманова шулай ук бу шанлы көннәрнең шаһиты булган, аның балачак хәтерендә  блокаданың һәр көне, һәр мизгеле сеңеп калган.

  Ветераннарыбызны район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Марат Солтанов әлеге истәлекле дата уңаеннан өйләренә барып котладылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International