ТР муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы яңа ел чарасы һәм бәйрәмчә бизәлешкә республика бәйгесе дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, җиңүчеләр халык тавыш бирүе юлы белән билгеләнәчәк. Безнең һәрберебез туган районыбыз – Азнакай өчен үз тавышын бирү мөмкинлегенә ия. Моның өчен ТР муниципаль берәмлекләре порталына (msu.tatarstan.ru) керергә һәм сул якта урнашкан “ТР муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы яңа ел чарасы һәм бәйрәмчә бизәлешкә республика конкурсы” сылтамасы буенча үтәргә һәм тәкъдим ителгән исемлектән Азнакай районын сайлап, үзәк чыршының бизәлешен, аның янында оештырылган бәйрәм тамашаларын 5 баллы система буенча бәяләргә кирәк.
Иң матур чыршы өчен тавыш бирү 26 гыйнварга кадәр уздырыла.
Хөрмәтле азнакайлылар, үз районыбыз данын яклап тавыш бирик!