“Иң яхшы янгын сүндерү машина йортуче”

2017 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

24 нче янгын сүндерү бүлеге  машина йортүчесе Рөстәм Рахимов  Татарстан Республикасы буенча Әлмәт шәһәрендә булып узган  янгынга каршы федераль хезмәттәшләр арасында  “Иң яхшы янгын сүндерү машина йортуче” бәйгесендә катнашып җиңүчеләр исемлегенә керде. Рөстәм  янгынга каршы тору хезмәтендә ике генә ел эшләүгә карамастан, үзен бик тәҗрибәле һөнәр иясе,  машина  белән уртак телне бик тиз табып, төзекләндерергә оста  буларак күрсәтте. Ул һәрвакыт та да янгын сүндерү машинасына җаваплы һәм  янгын булган очракта тиз арада чыгып китәр өчен җитешсезлекләр булдырмаска тырыша.  Җан өшеттергеч сирена тавышы  көтмәгәндә  чакырырга мөмкин, шуңа да янгын сүндерү машинасы беркайчан да төзекләндерү сорарга тиеш түгел. Янгын сүндерү машинасы  сораган төзеклек, аңа җаваплы карау – машина йортүчесе өчен бик тә мөһим, шуңа да әзерлектә тоту  алар өчен иң югары дәрәҗә.

       Бәйгедә катнашучы  13 машина йортүчесе арасында безнең якташ һәм хезмәттәш үзенең көндшәләре арасында югары бәягә тиң Азнакай янгын сүндерүчеләре хезмәтен яклап  өченче урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International