Балаларны янгын куркынычсызлыгы белән тәэмин иту

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

Янгын куркынычсызлыгының төп һәм мөһим аксиомы булып- ялкынны булдырмау чарасы тора. Һәрбер аек акыллы кеше – янгынны сүндерүдән, аны тизерәк искәреп алу күпкә җиңелерәк икәнен аңлый. Янгыннан саклау бүлегенең төп максаты – яшәү чыганак куркынычсызлыгын формалаштыру. Кечкенә балалар янгын куркынычын бик аңлап бетермәгәнлектән аеруча да үзләренә бик игътибар таләп итәләр. Яхшы да бит балалар гел өлкәннәр күтчелегендә булса, тик һәр балага да бу бирелмәгән, күпчелек очракта үзләре генә кала һәм кызыл әтәчнең колы да булып куярга мөмкин. Шуңа да Азнакай шәһәре янгын сүндерүчеләре  мәктәп укучылары белән тар элемтә дә тора. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы узып баручы ел мәдәният елына багышланганлыктан, аерым пост булып торучы 24 нче янгын сүндерү бүлеге янгын сүндерүчеләре  Актүбә бистәсе “Каенкай” балалар бакчасында әлеге темага буйсынган кагыйдәләр буенча,балалар белән очрашты.

Яш кунаклар янгын сүндерүчеләрне сораулар белән күмем коткаручылардан янгын сүндерүче һөнәре  хакында сөйләүләрен көтеп, тыңлап утырдылар. Балалар янгын сүндерүче булуга хас әйберләрне, аларның киемнәрен, махсус янгын сүндерү җиһазлары белән танышып киттеләр. Янгын сүндерү машинасында урнашкан махсус янгын сүндерү җиһазларын күреп балалар кулланып карыйсы килгәнлектән, янгын сүндерүчеләр аларга карангы төтеннән махсус тын юлларын саклаган  аппаратлар, ялкыннан саклау өчен кигән киемнәрне күрсәтеп үттеләр. Шулай ук иң мөһим булган янгын сүндерүче коралы – су кәүсәсе, безнеңчә су сиптерү коралын да әйтеп киттеләр. Малайлар кулларында су кәүсәсен тотып карап янгын сүндерүче башлыкларын киеп карадылар. Янгын сүндерү коралларын күрсәтеп бетерү белән  балалар куркынычсызлык дәресенә кереп янгын вакытында  янгын сүндерүчеләрне  ничек чакырту һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен тыңлап киттеләр. Тагын бер мөһим ысул – һәрбер өйдә ялкын сүндерү җайланмасы булдырырга кирәк. Бу җайланма белән балалар да  дөрес куллансын өчен бары тик берничә минут кулану ысулы инструкциясен укып, гади генә рәсемнәрен карау да җитә. Мисал итеп янгын сүндерүчеләр булган янгыннар хакында сөйләп киттеләр. Саубуллашканда балалар  янгын сүндерүчеләргә вакытларын алмаска, янгын белән уйнамаска сүз биреп калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International