Безнекеләр өчен тавыш бирегез!

2017 елның 11 октябре, чәршәмбе

Эчке эшләр бүлегендә эшләүчегә, бигрәк тә участок полициясенә, тәүлегенә 24 сәгать берничек тә җитмидер, мөгаен. Син яшәгән җирдә җинаять кылынганмы яки бүтәнеме — иң беренче чиратта зыян күрүчеләр янына участковый ашыга. Әле ул гынамы... профилактик чаралар оештыру, җинаятьчелеккә юл куймау, караучысыз калган балаларны күз уңында тоту, эчүчелек, наркомания кебек гадәтләргә баш салган кешеләрне барлау һәм күзәтеп тору, алар белән турыдан-туры эшләү – болар участковыйлар җилкәсенә салынган бурычларның берникадәр өлеше генә. Менә шушы җаваплы эш башкарган хезмәткәрләр арасында РФнең Эчке эшләр министрлыгы ел саен “Халык участковые” Бөтенроссия бәйгесе үткәреп килә. 7 – 16 октябрьдә аның республика этабы уза.

Азнакайдан әлеге бәйгедә полиция капитаны Илнур Авзалетдинов һәм полиция майоры Ленар Галиуллин катнаша.

15 октябрьгә кадәр ТР Эчке эшләр министрлыгы сайтының (16.мвд.рф) “Сораштыру” бүлегенә кереп, алар өчен тавыш бирергә мөмкин.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча җиңү яулаган участок уполномоченные Татарстан Республикасын федераль дәрәҗәдә яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International